Укытучы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Әле ярый җирдә чишмәләр бар!...
Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?...
Әле ярый җирдә болыннар бар!
Гүзәллекне ничек таный белер идең...
Әле ярый җирдә әниләр бар!...
Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?
Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар...
1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөняны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем , сабырлы?
3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!
А.б. Хәрле көн , кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!
Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!
“Әни”шигыре
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.
Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!
“Бүген әниләр бәйрәме” шигыре.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Без дә котлыйк әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз күгебездә!
"Бүген көн гади түгел"
Бүген гади көн түгел бит. Җилнең дә беләсе килә
Моны балалар белә. Чәчебезне тарата.
Елмаеп сәламләшәләр Әйтегезче, нинди көн?- дип,
Әни,әбиләр белән. Бәйләнде, аптырата.
Болытлар йөриләр арттан Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Белмәкчеләр алар да. Бүген гади көн түгел.
Әйтә күрик, үпкәләтсәк, Бүген- Әниләр бәйрәме,
Тотынырлар яварга. Шуңа күңел шатлана.
А.б. Кадерле әниләр! Сезгә тыныч, шатлыклы көннәр, корычтай сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар телибез!
Әниләр рәхәтләнсеннәр
Тәмле чәчәк исенә.
Зур уңышларга ирешсен
Һәр әни үз эшендә. (Балаларның кулларында чәчәкләр)
А.б.Без дә шушы гөлләр кебек
Әниләрне котлыйбыз!
Шуңа күрә без аларга
Иң матур җыр юллыйбыз.
“Кояш гомере”җыры башкарыла.
“Бушлык”
Өйнең эче яп-ялангач, Бөтен нәрсә үз урынында
Белмимен әллә нигә Тик җитешми әллә ни...
Кайтып та керәсе килми Әй , онытып торам икән:
Бүген бөтенләй өйгә. Өйдә юк бүген әни!
“Әнием”
Син әнием, минем өчен Тыңлап бишек моңнарыңны
Бу дөньяда бер генә. Елавым басылган бит.
Елмайганда йөзләреңнән Телем дә минем иң әүвәл
Бар өйгә нур бөркелә. “Әннә! Дип ачылган бит.
Әнием”
Әнием минем матур,
Күзләре якты,көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
Әни миңа елыша
Битләре аның кайнар
Ә куллары йоп- йомшак.
Конфет та кирәк түгел
Кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.
“Бишек”җыры (М.Җәлил)
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.
Бүген кичен бакчада
Син уйнадың ялгызың.
Аргансыңдыр кил, кызым.
Йокла инде йолдызым.
Әлли-бәлли-бәлли-бәү
Әлли-бәлли-бәлли-бәү.
“Әти дә эштән кайтты”
Әти дә эштән кайтты, Әти әйтә: “Мин ач ,- ди
Әни дә эштән кайтты. Кайчан була ул аш?”-ди.
Әти диванга ятты, Әни әйтә:“Үзең дә булыш,
Әни кухняга чапты. Алай булгач,- ди.
Әти әйтә: “Мин ир,- ди
Аш пешерә белмим, -ди.
Мин кухняда йөрмим, ди.
Юкса “җитмеш һөнәр аз,
диләр, егет кешегә,
Безнең өйдә әти түгел,
Әни егет, әни белә
Чөнки бөтен эшне дә.
“Кояшлы ил” җыры
Мин әнигә булышам” шигыре.
Әни пәрәмәч пешерә Мин дә булыштым әнигә
Вак итеп, тәмле итеп. Пәрәмәчләр ясарга.
Без табында чәй эчәбез Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Бергәләп, тәмле итеп. Кирәк эшләп ашарга!
Эшли алар киң кырларда,
Заводта, төзелештә.
Куллары алтын булганга
Алдынгылар һәр эштә.
Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе
Күңелеңнең иң түрендә.
Ул салкында җылытучың синең,
Юанычың авыр көнеңдә.
Ана кеше гел яхшылык тели.
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Ана дигән изге кешегә.
Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламыГ
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?
Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.
“Туган тел” җыры (Э.Мөэминова сүзләре)
Айдай, кояштай кадерле
Син – ул әнием.
Иң ягымлы, иң матуры
Син ул- әнием.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем- әнием.
Яктылыкта, яхшылыкта
Әниемә тиң илем.
Һәркемнең дә әни сүзен
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.
Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә,
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
А.б Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә алда да.
“Һәрвакыт булсын Кояш” җыры
Кояш нуры, саф күк йөзе
Бу –бер малайның рәсеме.
Яасган ул ап-ак биткә
Һәм язып куйган читкә:
Һәрвакыт булсын кояш!
Һәрвакыт булсын һава!
Һәрвакыт булсын әни!
Һәрвакыт булыйм мин!
Нәни дустым, тугры дустым!
Һәркем тели тынычлыкны.
Безнең йөрәк һич туктамый,
Гел тибә армый- талмый.
Һәрвакыт булсын кояш!
Һәрвакыт булсын һава!
Һәрвакыт булсын әни!
Һәрвакыт булыйм мин!
Бергә:Һәрвакыт булсын әниләр!
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Иң матур сүз.Уку китабы.Казан: “Мәгариф”,2000.
2. Балалар әдәбияты.Хрестоматия. Казан: “Мәгариф”,2004.
Комментарии отсутствуют!
Вы можете стать первым комментатором этой работы