I Оештыру.
Дәрес Г.Тукайның “Туган тел” җырын тыңлау белән башлана.
- Бүгенге дәрес бераз үзенчәлекле булыр, игътибарлы булыгыз. Без бүген интерактив тактада эшләячәкбез. Һәм дәрестә үтәгән һәрбер эшкә билгеләр куеп барырга тиешбез.
(Дәреснең эпиграфы белән танышу өчен беренче слайдны ачабыз)
Укытучы - Якташыбыз Г.Сәгыйровның шигырь юлларына игътибар итеп, телебезнең байлыгына сокланыйк.
II Өй эшен тикшерү.
- Сезгә өй эше аерымланган хәлләр турында кабатлап килергә иде. Әйдәгез, тикшереп карыйк.
Тактада җөмләләр тикшерелә.
( Икенче слайдтагы җөмләләр тикшерелә)
III Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
( Өченче слайдтагы җөмләләр тикшерелә)
( Дүртенче слайдтагы бирем иҗади башкарыла)
Схема ярдәмендә җөмлә кисәкләре турында белемнәрне искә төшерү.
Укучылар җөмләләрне тикшергәннән соң нәтиҗә ясыйлар
(Бишенче слайдтагы билгеләмә белән укучыларның белемен ныгыту)
IV Яңа темага кереш
Интерактив тактага бер укучы түбәндәге җөмләне яза һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә.
Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам,
Мин җыр язам сиңа фронттан.
Бөдрә чәчле сеңелем, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым.
Укучы нәтиҗә ясый:
- Бу җөмләләрдә җөмлә кисәге итеп каралмый торган сүзләр бар.
Укытучы:
- Җөмләдә тагын җөмлә кисәге итеп каралмый, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияте зур булган синтаксик күренешләр дә еш очрый. Шундыйлардан без эндәш сүзләрне өйрәнәбез. Эндәш сүзләрне җөмләдә таный белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга тиешбез.
V Яңа белемнәрне үзләштерү.
Укытучы:
- Тактадагы җөмләләргә игътибар итеп, затка яки предметка төбәп әйтелгән сүзләрне табып анализлыйк.
Интерактив тактага укучылар түбәндәге җөмләрне язалар.
Беренче укучы:
Менә рәхмәт,улым, зур үстең инде, кул арасына керәсең.
И каләм, безгә һәр сулуда ярдәм һәм мәрхәмәт ит.
Укытучы:
– Җөмләдән сөйләм төбәп әйтелгән затны һәм предметны табып, кайда урнашуын, составы ягыннан нинди булуын аңлатыйк.
Укучы:
– Бу җөмләдә улым һәм каләм сүзләре - эндәш сүзләр.Улым – җөмлә уртасында, каләм - җөмлә башында килгән. Болар - составы ягыннан җыйнак эндәш сүзләр.
Икенче укучы:
Әй туган җир, матур да соң
Болының, урманнарың.
Укытучы:
– Җөмләдән сөйләм төбәп әйтелгән затны һәм предметны табып, кайда урнашуын, составы ягыннан нинди булуын аңлат.
Укучы:
– Бу җөмләдә - эндәш сүз - Әй туган җир.Ул җөмлә башында килгән,составы ягыннан җәенке.
Нәтиҗә ясау.
Укучылардан билгеләмә чыгарту.
(Җиденче слайдта язылган билгеләмәне уку)
VI Ял минуты.(Сигезенче слайдсайт)
Магнитофон тасмасына язылган җырны тыңлау.Эндәш сүзләр табу
VII Белемнәрне ныгыту.
Әйдәгез, хәзер санакларда эшләп алабыз.
Сәләт медио программасындагы “Синтаксис” бүлегендәге 7 нче биремне үтәү.
Бирем: Бирелгән мисаллар да тыныш билгеләрен куеп, эндәш сүзләрне билгеләргә.
Укучыларның белеме санаклар ярдәмендә бәяләнә.
VIII Дәрескә йомгак ясау.
(Тугызынчы слайдта язылган якташыбыз Г.Сәгыйровның шигырь юлларыннан өзек)
Укучы – Өзекне сәнгатьле итеп укый һәм шигырьдәге эндәш сүзләрне таба
Укытучы – Бары тик эндәш сүзләр ярдәмендә дә нинди матур шигырь юллары тезеп була икән.
Билгеләр кую.
IX Өй эшен аңлату.
(Унынчы слайдта язылган өй эшен укучыларга тәкъдим итү)
Өй эше аңлатылып укучыларга төркемләп бирелә.
Автор: Сафиуллина Разидя Дамировна, МОУ Фомкинская СОШ Нурлатского района Республики Татарстан
Комментарии отсутствуют!
Вы можете стать первым комментатором этой работы