Берничә ел дәвамында татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә.Чыгарылыш сыйныфында укучыларга татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек буларак җыентык тәкъдим итәбез.Ярдәмлектә татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен С вариантында бирелгән темаларның бер өлеше чагылыш таба. Җыентык өч өлештән тора:
1 нче өлештә сочинение язу өчен кайбер киңәшләр бирелә.
2 нче өлештә сочинение үрнәкләре.
3 нче өлештә сочинение калыплары тәкъдим ителә.
Китапчыкта бирелгән эшләр фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән аерылып тора. Алар арасыннан укучы үзенә туры килгәнне, күңеленә якынны үрнәккә сайлап, тулыландыра ала.
Бу җыентык укучыларның үтенечләрен искә алып төзелде. Аннан файдаланучылар язма текстларны сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ алардагыча фикер йөртмәсләр. Бу хезмәтне бары гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.
Комментарии отсутствуют!
Вы можете стать первым комментатором этой работы